«Без бергә» клубы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Диләрә Корягина 6 августта «Әкияттә кунакта» программасыннан «Сәдәфле массаж» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: балаларның коммуникатив сәләтләрен үстерү, кул бармакларының вак моторикасын үстерү.
Алга таба бердәм эшләп үзара мөнәсәбәтләрне җайга салу өчен психолог дәрес башында «Үрдәк назлый» күнегүен үткәрде. «Сәдәфле массаж» күнегүләре балаларга вак моторика үсешенә, форма, зурлык һәм пространство юнәлешләре белән танышырга ярдәм итте. Катнашучылар кулларына бер төймә алып аның нинди икәнен: сузылган, квадрат, шома икәнен карадылар, аны учлар арасында тотып карадылар, төймәләр өслеге буенча бармаклары белән йөрттеләр, сәдәф турында сөйләделәр, хис-тойгыларын тасвирладылар.
Ахырда катнашучылар: “Бүген сезгә нәрсә файдалы булды? Авыр булдымы, юкмы?” кебек сорауларга җавап бирделәр.