5 август көнне «Без бергә» клубы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Диләрә Корягина «Агачлар - характерлар» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: ата-аналарның коммуникатив сәләтләрен үстерү, психологик сәламәтлекне саклау.
Сәламләү сүзеннән соң катнашучылар 2 өлештән торган «Агачлар - характерлар» күнегүен башкардылар. Башта бераз салмак көй астында психолог «Агачлар - характерлар» әкиятен укыды һәм үз агач – характерыңны ясарга тәкъдим итте. Аннары катнашучылар үз агачлары турында сөйләделәр. Бу күнегү киеренкелекне төшерергә, тынычлану сәләтен формалаштыруга юнәлдерелгән иде. Ару-талуны һәм эчке «киеренкелек»не бетерү, рухи гармонияне тигезләү өчен психолог төркемдә катнашучылар белән «Яшел агым» релаксацион күнегүе үткәрде.
Дәрес ахырында катнашучылар үз фикерләре һәм дәрестән алган хисләре белән уртаклаштылар.