2021 елның июненнән Түбән Кама «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә «Кул эшләре әлифбасы» арт - мастерское проектын тормышка ашыру бара. Проект кысаларында максатчан төркемдә катнашучылар «Күңелле төймәләр», «Фоамиран остаханәсе», «Балчыктан әвәләп ясау» һәм «Кием кастомизациясе» дип аталган 4 үсеш алучы модуль дәресләрендә катнашырга тиеш.
Июль башыннан «Күңелле төймәләр» модуленә старт бирелде. Шулай итеп, 5 нче август көнне үзәкнең социаль эш буенча белгече Ләйсән Суниева хезмәт кабинетында балалар белән иҗади сәләтләрне, төркемдә катнашучыларның вак моторикасын үстерү, сабырлык, командада эшли белүне тәрбияләү максатыннан чираттагы төркемле дәрес үткәрде.
Дәрес башында хезмәт буенча инструктор һәм балалар төймәләрнең килеп чыгу тарихы, аларның төрләре, классификациясе, шулай ук аларны куллану мөмкинлекләре турында искә төшерделәр. Эш башланганчы инструктор куркынычсызлык техникасы турында искәртте, ә аннары төсле төймәләр, төсле картон, төсле карандашлар, пластилин кулланып кул эшләре ясарга тәкъдим итте. Дәрестә балигъ булмаган балалар үз бармак һәм кулларын күнектерергә, вак предметлар белән җайлап эшләргә, эшкә яраксыз предметлардан төрле образлар булдырырга өйрәнделәр. «Үзенчәлекле» балалар белән эшләгәндә инструктор аларның шәхси үзенчәлекләрен һәм үсеш дәрәҗәсен исәпкә алды, кирәк булганда һәркемгә игътибар бирде һәм ярдәм күрсәтте,
Катнашучыларга дәрес бик ошады, алар төймәдән ясаган кул эшләнмәләреннән канәгать калдылар.