“Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә “Үсешләрендә күп төрле тайпылышлар булган балалар тәрбияләүче гаиләләргә комплекслы социаль ярдәм һәм тернәкләндерү хезмәте” проекты уңышлы тормышка ашырыла.
Проектның максатчан төркемнәре булып балалар үзләре дә, аларның әти-әниләре дә тора. Проектта ата-аналар өчен кыска вакытлы төркемгә балаларны йөртү мөмкин кадәр файдалы һәм бай эчтәлекле итү каралган.
Бу эшнең бер формасы булып озак вакытлы карау системасының социаль сервисларыннан берсе булган тәрбия мәктәбендә дәресләр уздыру тора. Дәресләрдә ата-аналарны төп һәм ярдәмче җиһазлар, балаларга хәрәкәт итү функцияләрен торгызырга, вак моториканы үстерергә ярдәм итүче төрле җайланмалар белән таныштыралар.
Дәрес барышында ата-аналар үз тәҗрибәләре белән уртаклаша, кызыксындырган сорауларга җаваплар ала, үз балалары белән бергә төрле тернәкләндерү техник чараларын сынап карый һәм аларны сатып алуның максатка ярашлы булуы турында карар кабул итә алалар.
Ата-аналарның бердәм фикере буенча, мәктәптә тәрбия дәресләре алар өчен бик кызыклы һәм файдалы уза.