Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты – интернатының “Шәфкатьлек” бүлегендә балалар өчен “Пластилин фантазиясе” дип исемләнгән мастер –класс.

2021 елның 3 августы, сишәмбе

2021 елның 3 нче августында Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты- интернатының “Шәфкатьлелек” бүлегендә тәрбияче Тимергалиева А.Н.балалар өчен “Пластилин фантазиясе”  дигән мастер- класс үткәрде.

  Максат: пластилин белән эшләү күнекмәләрен формалаштыру, әвәләп ясауга кызыксыну уяту, бармакларның хәрәкәтчәнлеген, вак моториканы, фантазияне  үстерү.

Пластилин - бала белән төрле кызыклы дәресләр үткәрү өчен бик яхшы материал. Ул вак моториканы үстерә. Мастер- класс барышында тәрбияче пластилин белән кәгазьдә һәм картонда картиналар ясауның берничә гади ысулын аңлатып, эшләп күрсәтте. Шуннан соң балалар бик теләп, үзләре сайлаган шаблон буенча “пластилин фантазиясен” әвәләделәр. Һәммәсе эшне иҗади якын килеп башкарырга тырышты. Мастер –класс  бик күңелле һәм мавыктыргыч узды. Балалар канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International