30 нчы июль көнне балигъ булмаганнарга карата рәхимсез мөгамәләне кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге психологы Наталья Емельянова «Коралсыз узыш» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Әлеге чарада 7-11 яшьлек 7 бала катнашты. Әлеге дәреснең максаты-үзара мөнәсәбәтләрне җайга салу.
Эш шартларына кертү өчен башта балалар «Гадәти булмаган ысул белән исәнләшергә» дигән уен-активатор башкарды, аннары «Урыннар алышыну», «Гадәти булмаган фигуралар», «Җил-яңгыр-күк күкрәү», «чылбыр» күнегүләрендә катнашты.
«Кызыклы - файдалы» йомгаклау әйләнешендә һәр бала, кемгә йомгак эләгә, шул кеше дәрес вакытында уйлаган, кичергәнен уй-хисләрен әйтү мөмкинлеге алды. Барысы да "чылбыр" уены команда буенча иптәшләр белән уртак тел табарга ярдәм итә, ә менә «җил-яңгыр-күк күкрәү» - алай ук гади күнегү түгел, чөнки бердәм һәм синхрон эш итү җиңел булмады дигән фикрләре белән бүлештеләр. Һәр катнашучы киләчәктә дә конфликтсыз аралашу ысулларын куллансын өчен психолог барысына да «Грэм пирамидасы” дигән белешмәлек таратты.