«Аралашу стилләре»

2021 елның 27 июле, сишәмбе

26 нчы май көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Эльза Сәмигуллина «Нәтиҗәле хезмәттәшлек» технологиясе кысаларында 12 балигъ булмаган бала арасында «Аралашу стилләре» дигән темага профилактик дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: төрле аралашу стильләре белән танышу.

Балалар дәрестә аралашуның төрле стилләре турында белделәр: эшлекле, рухи, примитив, манипулятив, формаль. «Уйлап тап» уенын уйнадылар, анда аларга аралашу стилен белергә туры килде. Катнашучылар алты төркемгә бүленделәр, һәр төркем теге яки бу аралашу стиле тасвирланган уен карточкасына ия булды. Төркемнәргә шулай ук бу стиль ачык күренә торган тормыштагы хәлне уйлап табарга, тасвирларга тәкъдим ителде.

Дәрес бик кызыклы, җанлы килеп чыкты, барлык балалар да актив катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International