Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау эше кысаларында 26 нчы июль көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Анастасия Ильина «Кеше хокукларын бозучы секталар турында сөйләшик» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Максат: традицион конфессияләрдән экстремистик идеологияне аера белергә өйрәтү.
Белгеч үз дәресен кереш өлешеннән башлап, балаларга Россия - күп динле ил, дип сөйләде: аның бөтен тарихында төрле диндә булчы кешеләр бер – берсе белән янәшә яшәгән, күршебезнең үз-үзенә ышану хокукына хөрмәт белән караган кешеләр. Аннары балаларга: “Сез үз динегезне беләсезме? Чиркәүгә яки мәчеткә йөрисезме?” кебек сораулар бирделәр. Дәрестән соң балалар дини эшчәнлек тирәсендә шарлатаннар һәм экстремистларның күп булуы, үз әгъзаларының хокукларын бозучы һәм аларга билгеле бер методикадан файдалану юлы белән зыян китерүче төрле секталар булуы турында белделәр. Аннары белгеч секта эшчәнлеге куркынычының нидә булуын аңлатты. Балалар белән берлектә «Сектага җәлеп итәргә омтылганда үзеңне ничек тотарга» дигән белешмәлек булдырылды.
Дәреснең йомгаклау өлешендә белгеч балаларга үз тормышларын саклап калу һәм тоталитар секталарның кешеләр өчен куркыныч булуын истә тоту өчен киңәш бирде. Һәм иң мөһиме, һәрвакыт сак булырга кирәк. Үз сәламәтлегеңә зыян китерерлек итеп кысыксынучанлыкка юл куймаска кирәк.