Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йортында "Нева сугышында шведларны җиңү" дип исемләнгән тема астында лекция үткәрелде.

2021 елның 23 июле, җомга
23 июль көнне Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йортында "Нева сугышында шведларны җиңү" дип исемләнгән тема астында лекция үткәрелде. Максат: балаларда рухи-әхлакый кыйммәтләрне, патриотизм, гражданлык хисләрен формалаштыру, туган илгә, аның тарихи тамырларына хөрмәт тәрбияләү. Бурыч: 1.Балаларны милли герой, борынгы рус полководецы Александр Невский белән таныштыру 2.Үткән буыннарга, Россия халкының күренекле тарихи эшлеклеләренә карата мәхәббәт һәм хөрмәт хисе тәрбияләү. Тәрбияче Тимергалиева Ландыш кыскача яшь кенәз Александр турында сөйләде, сугыш барышы, яшь кенәзнең җиңүләре турында мәгълүмат бирде. Нева көрәше сурәтләнгән рәсемнәрне күрсәтте. Шөгыль бик кызыклы һәм мавыктыргыч булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International