«Син булдырасың!»

2021 елның 26 июле, дүшәмбе

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Олеся Минһаҗетдинова 22 июль көнне мөмкинлекләре чикләнгән 15 балигъ булмаган бала өчен «Син булдырасың!» дип аталган төркемле дәрес үткәрде. Максат: үз-үзеңә ышанычны арттыру, социаль һәм физик күнекмәләрне үстерү.

Дәрестә катнашкан балалар командалы уеннардан ләззәт һәм файда алырга, шулай ук аларның ихтыяҗларына яраклашырга өйрәнделәр. Үткәрелгән уеннар (“Җитез”, “Диңгез дулкынлана”, “Алфавит”, “Сәгатьләр”) балаларда якындагы кеше турында кайгырту, гаделлек, үз-үзләренә һәм тирә-юньдәгеләргә карата җаваплылык һәм хөрмәт хисе кебек сыйфатлар үсешенә ярдәм итте.

Уеннардан һәм ярышлардан тыш, балалар спорт мәйданчыгының барлык тренажерларында да төрле физик күнегүләрне башкарып карадылар, сәламәтлекләрен ныгыттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International