23 июль көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге хезмәткәрләре «Иң яхшы социаль хезмәт күрсәтү хезмәткәре» Бөтенроссия конкурсының республика этабында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнаштылар.
Социаль эш буенча белгеч Рәмзилә Хафизовага ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева ТР Президентының Рәхмәт хатын тапшырды.
Социаль эш буенча белгеч Алия Малякова хезмәткә намуслы каравы, һөнәри осталыклары һәм актив тормыш позициясе өчен «Иң яхшы социаль хезмәт күрсәтү хезмәткәре» номинациясендә 1 урынга лаек булды. Грамотаны аңа ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова тапшырды,.
«Веста» үзәге директоры Татьяна Мыльниковага һәм профсоюз оешмасы рәисе Екатерина Трусеевага Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы ведомствосындагы учреждениеләр арасында үткәрелгән конкурста катнашкан өчен «Хезмәт өлкәсендә социаль партнерлар» профсоюз оешмасы җитәкчесе һәм рәисе дипломнар тапшырылды.
Шулай ук «Веста» үзәге балигъ булмаганнарга карата мәрхәмәтсез карашны һәм көч куллануны профилактикалау буенча социаль практика өчен 2 урын алды.
Үзәк хезмәткәрләре министрлыкка аларның хезмәтен югары бәяләгәннәре өчен рәхмәт сүзләреҗиткерәләр.