Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Ландыш Зарипова 22 июль көнне «Минем Туган ягым –туган төбәгем» дип исемләнгән дәрес курсыннан «Татарстан Республикасы шәһәрләре» дигән төркемле дәрес үткәрде. Максаты: Татарстан Республикасы шәһәрләре белән таныштыру, республиканың истәлекле урыннары турында балаларның белемнәрен киңәйтү.
Төркемле дәрес шәһәр музейда узды, анда залларның берсендә Татарстан Республикасы тарихы турында мәгълүмат җыелган. «Татарстан шәһәрләре буйлап сәяхәт» викторинасы барышында балалар республикабыз нинди шәһәрләре белән дан тотуын сөйләделәр, белемнәрен тулыландырдылар, шулай ук аларның һәркайсына кыскача характеристика бирелде. «Картинаны җый», «Кирегә булган уен», «Халык әкиятен тап» уеннары барышында балалар билгеле бер аралашу күнекмәләрен алдылар һәм эмоциональ халәтләрен яхшырттылар.
Соңыннан балалар дәрестә яңалыкны белүләре, музейның нинди экспонатлары барыннан да күбрәк ошавы турында үз фикерләре белән уртаклаштылар.