2021нче елның 9 нчы июль көнне Югары Утар балалар йортында Гөлчәчәк Фәһметдиновна «Туган көн» ияләрен котлап бәйрәм үткәрде. Бәйрәмнең максаты: туган көн ияләрен туган көнннәре белән котлау, бәйрәм атмосферасы тудыру, төркемдә дустанә мөнәсәбәтләр тәрбияләү. Туган көн-баланың иң яраткан бәйрәмнәренең берсе, ул һәрвакыт әкияти, гаҗәеп һәм гадәти булмаган бәйрәм көтә. Беренче чиратта без Зарубкин Павелны- 20 яшь һәм Курганов Данилне- 16 яшь тулган көннәре белән котладык, бүләкләр, открыткалар бүләк иттек. Тантаналы мизгелдән соң, балалар өчен күңел ачу программасы оештырылды. Балалар каравай җырладылар, кул чаптылар. Ә икенче өлешен без "татлы"дип атадык. Балалар торт белән сыйландылар. Бу бәйрәм туган көн ияләренә дә һәм балаларга да бик ошады.Чөнки, һәр бала үзенең туган көнен түземсезлек белән көтеп ала. Бәйрәм бик күңелле узды.