Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты- интернатында «Нурлы кояш» исеме астында асфальт та рәсем ясау.

2021 елның 23 июне, чәршәмбе

23нче июнь көнне ДКУ «Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты»нда уртанчылар төркеме тәрбиячесе Шәрипова Гөлусә Миннахмәт кызы тарафыннан «Нурлы кояш» исеме астында асфальт та рәсем ясау оештырылды. Максатлары: -балаларны традицион булмаган рәсем ясау алымнары белән таныштыру, туры сызыклар ясарга өйрәтү; -табигать күренешләре турында күзаллауларын устерү; -табигатькә карта сакчыл караш, ярату хисләрен тәрбияләүне дәвам итү; -ижади сәләтләрен үстерү. Алдан ук кояшлы көнне урамга чыкканда, без балалар белән, кояшның ничек балкуын, тирә-юньне ничек яктыртуын күзәттек, кояш сурәтләнгән китаплар, рәсемнәр карадык. Шулай ук, кояшка кагылышлы шигырьләр, әкиятләр укыдык. Ә акбур белән асфальтта рәсем ясауны балалар да, олылар дә бик ярата. Төсле акбурлар белән, кәгазь битенә түгел, нәкъ менә асфальтка ясау- бу балалар өчен зур бәхет. Балалар асфальтка рәсемнәр ясадылар. Иң беренче итеп ни ясарга икәнлеген уйлаштылар, уйландылар...Әлбәттә инде -түгәрәк, борын, авыз, күзләр…Һәм бер караштан асфальтта балалар иҗат иткәнлеге билгеле. Барысы дә бергәләп җәйне, кояшны ясады һәм дә бик канәгать калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International