Бүген Түбән Каманың "Веста" үзәге хезмәткәрләре "Хәтер шәме" Бөтенроссия акциясенә кушылды

2021 елның 22 июне, сишәмбе

22 июньдә Россиядә Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелә. Нәкъ 80 ел элек нацистлар Германиясе сугыш игълан итмичә Советлар Союзына һөҗүм итә. Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә Россия тарихының истәлекле даталары кысаларында «Сугышның беренче көне» дип исемләнгән хәтер сәгате узды. Катнашучыларга онлайн форматта узучы «Хәтер шәме» акциясе турында мәгълүмат бирелде. Хәтер көне рф сайтына кереп һәр россияле үз шәмен кабыза ала. Хезмәткәрләр шулай ук сугыш башлануның беренче көннәре турында видеоролик карадылар һәм Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә бер минутлык тынлык белән кушылдылар.

Очрашу ахырында «Бу көн безгә Бөек Ватан сугышында үз гомерләрен корбан итеп Ватаныбызны саклап, изге бурычларын үтәгән һәлак булган барлык кешеләр турында искә төшерә. Бу хәтер, иң беренче чиратта, безгә, бүген яшәүчеләргә кирәк. Бу-безнең тарих, аның фаҗигале һәм данлы сәхифәләре, бабаларыбызның батырлыгы турында хәтер” дигән нәтиҗә ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International