«ВИЧ-йогышы белән зарарлану куркынычының төп юллары, ысуллары һәм төркемнәре»

2021 елның 18 июне, җомга

Наркомания, ВИЧ/СПИД, ЗПППНЫ профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру эше кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгенең социаль эш буенча белгече Ольга Плаксина 16 июньдә «ВИЧ-йогышы белән зарарлану куркынычының төп юллары, ысуллары һәм төркемнәре» дигән темага 15 яшүсмер арасында төркемле профилактик чара үткәрде. Дәреснең максаты: «Риск төркеме» турында дөрес мәгълүмат бирү.

Дәрестә катнашучылар «Ефросинья һәм Ануфрий» уенында катнаштылар,аның барышында сексуаль партнерларның сәламәтлек мәсьәләләрендә ни дәрәҗәдә бер-берсенә ышанырга тиешлеге турында фикер алыштылар.Аннан соң балалар ВИЧ-инфекциясен йоктыруның төп юллары белән таныштылар, кешенең кайсы очракларда йогышлана алмавы турындагы мөһим мәсьәләне карадылар. Дәрес «Социум» уены белән дәвам итте, анда катнашучылар, тәкъдим ителгән ситуацияләрне җаваплы карарлар кабул итүнең мөһимлеген аңларга тиешләр иде.

Нәтиҗә ясап, катнашучылар дәрестә, “Миңа бүген нәрсә ошады, нәрсә ошамады ...” соравына җавапларын әйттеләр.  Җаваплар төрле иде, әмма һәр очракта кешенең ВИЧ/СПИДны белергә тиешлеге, ВИЧ-инфекцияне тапшыру юллары турында мәгълүмат булырга һәм үз сәламәтлеге өчен җаваплы булырга тиешлеге турында яңгырады. Һәр яшүсмер “Син үз сәламәтлегеңнең хуҗасы” дигән буклет алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International