“Без тормышны сайлыйбыз”

2021 елның 15 июне, сишәмбе

Түбән Каманың “Веста” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ирина Кожевникова “Без тормышны сайлыйбыз” дигән акция үткәрде. Максаты: наркотиклар һәм наркотикларга бәйлелек турында булган мәгълүматны арттыру, үз сәламәтлегеңә карата уңай мөнәсәбәтне ныгыту. Акциядә 15 бала катнашты.

 «Без тормышны сайлыйбыз» акциясе башында белгеч балигъ булмаганнар белән сәламәт яшәү рәвеше, организмга зарарлы матдәләр, шул исәптән наркотик матдәләрнең йогынтысы турында әңгәмә корды. Аннан соң балалар «Сәламәт яшәү рәвеше» викторинасында һәм «21 гасыр яше» сораштыруында катнаштылар, үзләренең яраткан шөгыльләре һәм күнегүләре турында сөйләделәр. Наркотикларга каршы акциядә катнашучылар үз сәламәтлегеңне саклап калуның бердәнбер дөрес ысулы - спорт белән шөгыльләнү, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү һәм «юк» дип әйтү дигән нәтиҗәгә килделәр.

Әлеге акция балаларның сәламәт яшәү рәвеше һәм наркомания проблемасына карата булган белемнәрен тирәнәйтергә  мөмкинлек бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International