«Әни+бәби» клубы кысаларында 11 июнь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль эш буенча белгече Эльза Сәмигуллина «Могҗизалы пластилин» дигән темага дәрес үткәрде.Чараның максаты: балаларның танып-белү активлыгын үстерүгә ярдәм итү, вак моториканы үстерү, ата-аналарны сабыйлар белән аралашуга өйрәтү.
Нәниләр әниләр белән бергә бу дәрестә пластилиннан аппликация ясадылар. Кемдер җиләк, кемдер зонтик, ә кемдер керпене сайлады. Ак биттә рәсем контуры ясалган иде, балалар рәсемне пластилин белән тутырдылар. Вак моториканы үстерү сөйләм, игътибар, хәтер дәрәҗәсен үстерүдә ярдәм итә. Эш барышында аппликациягә чәчәкләр беркетелде. Әниләр бөтен эштә дә сабыйларына ярдәм итеп тордылар. Дәреснең музыка өлешендә балалар музыка ишетүен формалаштырырга һәм бию хәрәкәтләрен ныгытырга ярдәм итүче погремушкалар белән күнегүләр башкардылар.
Дәрес ахырында балалар ирекле уен эшчәнлеге белән шөгыльләнделәр, яшьтәшләре белән хезмәттәшлек итәргә өйрәнделәр. Педагог ата-аналарга өйдә балалар белән шөгыльләнү буенча киңәшләр бирде.