«Син булдырасың!»

2021 елның 15 июне, сишәмбе

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Олеся Минһаҗетдинова мөмкинлекләре чикле булган 12 балигъ булмаган бала белән 2022 елгы Бөтендөнья махсус Олимпия кышкы уеннарын үткәрүгә әзерлек кысаларында 11 июнь көнне «Син булдырасың!» дип аталган төркемле дәрес үткәрде. Максат: хәрәкәт активлыгын арттыру, физик сәламәтлекне үстерү.

«Веста» үзәгендә мөмкинлекләре чикле балалар өчен җәйге спорт мәйданчыгында көн саен кызыклы хәрәкәтчән уеннар үткәрелә. Барлык күнегүләр һәм уеннар да җитезлек, чыдамлык, кыюлык, командада эшли белүгә юнәлдерелгән.

Бу дәрестә балалар «Әкерен», «Мәче-тычкан», «Кем тизрәк?» уеннарында катнаштылар.  Үз гамәлләрен яшьтәшләренең гамәлләре белән килештерә белү һәм үз-үзләрендә ярыш рухын тәрбияләү өчен, балалар «Дусларыңны күчер» команда эстафетасында актив катнаштылар.

Дәрес барышында балалар ныгый, киеренкелекне бетерә алдылар һәм күп күтәренке кәеф белән таралыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International