Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Елена Макарова Түбән Кама наркология диспансеры фельдшеры Дилүсә Корбанова белән бергә 11 нче санлы социаль участокта (Кама Аланы) «Наркотикларсыз тормыш» айлыгы һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы халыкара көрәш көне уңаеннан “Сәламәт булу модада!” дип аталган төркемле дәрес үткәрделәр. Максаты: наркотик матдәләр куллануның нәтиҗәләре һәм бәйле кешеләр белән хезмәттәшлек алгоритмы белән танышу, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру. Профилактик дәреснең катнашучылары булып балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар торды.
Фельдшер балаларга психоактив матдәләрнең кеше сәламәтлегенә йогынтысы турында сөйләде: бер тапкыр һәм кабат куллану вакытында баш мие һәм органнар белән нәрсәләр була, ни өчен ияләшү бара икәнен, балаларга бәйле кешеләр белән эшләү алгоритмын аңлатты һәм тормыштан мисаллар белән уртаклашты. Малайлар һәм кызлар кызыксынып тыңладылар, күп сораулар да бирделәр. Аннан соң социаль педагог катнашучылар белән тренинг үткәрде, балалар психоактив матдәләр кулланучы һәм аларны татып карарга тәкъдим итүче кешеләр белән аралашырга өйрәнделәр.
Дәрес ахырында балалар үзләренең тәэсирләре белән уртаклаштылар һәм “Үз тормышыңны якты ит. Барысы да синең кулыңда!” дип исемләнгән белешмәлекләр алдылар.