2021 елның 11 июнь көнне Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты- интернатында тәрбияче Тимергалиева Ландыш Х. Россия көненә багышлап спорт уеннары үткәрде. Максат: балаларда патриотизм, туган ил өчен горурлык хисе тәрбияләү. Россия, аның бөеклеге һәм традицияләре, бөтенхалык бәйрәменең әһәмияте турында белемнәрне киңәйтү һәм ныгыту. Россия көненә багышлап, 12 июнь көнне шәһәр урамнарында, концерт мәйданчыкларында, паркларда бәйрәм концертлары, күрсәтмә чыгышлар, халык күңел ачулары һәм башка массакүләм күңел ачу чаралары үткәрәләр. Тәрбияче Тимергалиева Л.Х ,балалар өчен «Без - Россиялеләр»дип горур әйтә алсыннар өчен, шундый искиткеч бәйрәм уңаеннан, спорт уеннары үткәрде. Башта разминка, ритмик музыка астында балалар күнегүләр ясадылар. Соңыннан, эстафета оештырылды, балалар ике командага бүленделәр. Һәрбер бала тырышып уйнады, ярышты. Тәрбияче эстафеталар арасындагы тәнәфесләрдә, Россия символлары турында сөйләде. Уеннар бик кызыклы һәм мавыктыргыч булып чыкты. Барысы да канәгать калды.