«Россиянең җәүһәрләре»

2021 елның 11 июне, җомга

Россия көнен бәйрәм итү кысаларында 10 нчы июнь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ирина Кожевникова «Россиянең җәүһәрләре» дигән чара уздырды. Максаты: балигъ булмаганнарның үз иле - Россия, аның гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте турында хәбәрдарлык дәрәҗәсен арттыру, карандаш һәм гуашь белән идарә итү күнекмәләрен камилләштерү, рәсем ясау буенча төрле техникаларны куллану, кызыксынучанлыкны, пөхтәлекне үстерү. Әлеге чарада социаль хезмәт күрсәтүче 10 бала катнашты. 

Дәрес башында катнашучылар “Рәсәй. Безнең йортыбыз” дип аталган видеоролик карадылар. Күргәннәр турында фикер алышканнан соң, балалар Россиянең бөеклегенә үз карашларын белдерергә тырыштылар һәм аңа мәхәббәтне үз рәсемнәре аша күрсәттеләр. Төсле карандашлар, акварель һәм гуашҗ кулланып ясалган сурәтләр төрле-төрле килеп чыкты, әмма барысы да тематикага туры килделәр һәм оригинальлеге белән аерылып тора торган булдылар.

Алга таба рәсемнәр «Россия җәүһәрләре» күргәзмәсен бизәү өчен файдаланылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International