10 июнь көнне "Шәхеснең үз-үзен оештыру чарасы буларак ишегалды уеннары" технологиясе кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль эш буенча белгече Эльза Сәмигуллина җәйге мәйданчыкта туп белән уеннар үткәрде. Максаты: балаларның җәйге ялын оештыру.
Дәрес вакытында белгеч балаларга ишегалды уеннарының нәрсә икәнлеге, нинди уеннар булуы, алар белән кемнәрнең уйнавы, элек һәм хәзер нинди уеннар уйналына икәнлеге турында сөйләде. Аннан соң балалар белән төрле уеннар уйнадылар: “Бәреп чыгар”, “Нәкъ уртага ат”, “Унлы” һ.б. Әлеге уеннар сәламәтлекне ныгытуга, чыдамлыкны, реакция тизлеген, җитезлекне, хәрәкәтне координацияләүгә, шатлыклы кәеф булдыруга һәм коллективны берләштерүгә юнәлдерелгән иделәр.
Балалар бик канәгать калдылар.