Гаиләдә көч куллануны кисәтү, ата-аналар өчен җаваплылык формалаштыру эше кысаларында 8 июнь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгече Марта Камалова «Игелек буыны» иреклеләр отрядыннан 2 волонтер белән берлектә 10 нчы социаль участокта «Ышаныч телефоны» дигән акция уздырдылар. Максаты: шәһәр халкына балалар өчен ышаныч телефоны эше турында хәбәр итү.
Акция барышында иреклеләр өлкәннәргә (балаларга һәм аларның ата-аналарына) «Балалар ышаныч телефоны» хезмәтенең эше турында сөйләделәр,нинди очракларда мөрәҗәгать итә алуларын, телефон номерларны әйттеләр. Шулай ук белгеч һәм волонтерлар үтеп баручыларга барлык мөрәҗәгатьләрнең аноним һәм бушлай булуын аңлаттылар, ләкин шул ук вакытта ышаныч телефонына болай гына шалтыратырга ярамый, дип кисәттеләр.
Әңгәмәдән соң, шәһәр халкына ышаныч телефоннары номерлары язылган белешмәлекләр һәм буклетлар тапшырылды: Гомумроссия буенча 8-800-2000-122, Казан шәһәрендә 8(843)277-00-00, Түбән Кама шәһәрендә 8(8555)366-555 телефоннары буенча шалтыратып була.