«Олимп»

2021 елның 10 июне, пәнҗешәмбе

2022 нче елгы Бөтендөнья кышкы махсус олимпиаданы үткәрүгә әзерлек кысаларында 8 нче июньдә җәйге мәйданчыкта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Ирина Кожевникова «Рубаха» коммерцияле булмаган автоном оешмасы вәкилләре белән берлектә «Олимп» дигән чара үткәрде. Максаты: мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен адаптив өстәл уеннары белән танышу, әлеге спорт төрләре белән кызыксынуны арттыру, үз сәламәтлегеңә карата уңай мөнәсәбәтне ныгыту. Әлеге чарада 23 бала, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар катнашты.

«Рубаха» АКБО волонтерлары балаларны өстәл уеннары белән таныштырдылар, уен вакытында үтәлергә тиешле катлаулы кагыйдәләр турында сөйләделәр. Һәр уен төрле сыйфатлар – төгәллек, җитезлек, фикерләү, хәтер һәм игътибар үсеше белән шөгыльләнүне таләп итә. Аннары «Рубаха» волонтерлары, «Веста» үзәге белгечләре һәм балалар үзләрен төрле уеннарда сынап карадылар. Ярыш азарты һәм җиңүгә омтылыш чараның башыннан азагына кадәр дәвам итте. Ә бу мөмкинлекләре чикле балалар өчен бик кирәк,чөнки алар үз-үзләренә ышанычлырак, кыюрак, үҗәт булырга өйрәнәләр.

Чара катнашучыларның күзаллауларын киңәйтү һәм сәламәтлек өчен вакытны файдалы итеп үткәрү генә түгел, ә һәркемнең физик активлыгын арттыру өчен стимул да булды.  Ә төркемдә уйнау мөмкинлекләре чикле балаларның социаль адаптациясенә ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International