Балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгечләре Гөлназ Веселовская балигъ булмаган балалар арасында «Җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре» дигән темага профилактик дәрес үткәрде.
Дәрес балаларның “Җәмәгать урыны дип кайсы урыннарын атарга була?”, “Сез нинди җәмәгать урыннарын беләсез?” дигән сорауларга җавап бирүеннән башланды. Аннан соң балалар белән мәктәптә, китапханәдә, кунакта, җәмәгать транспортында һәм башка урыннарда үтәргә кирәк булган этикет кагыйдәләре турында сөйләштеләр, берничә ситуацияне уйнап карадылар.
Соңыннан белгеч катнашучыларга игътибарлы булырга, җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәргә киңәш итте.