4 нче санлы социаль участокта терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау буенча эш кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Римма Борисова 7 балигъ булмаган бала белән «Толерантлык төшенчәсе» дигән төркемле дәрес үткәрде. Максаты: «Толерантлык» төшенчәсе белән танышу, төрле халыкларның гореф-гадәтләре турында белемнәрне формалаштыру, логик фикерләүне үстерү, үз фикереңне әйтә белү, коллективизм тәрбияләү.
Дәрес барышында катнашучылар төркемдәге эш кагыйдәләре белән таныштылар, кагыйдәләрне ныгыту өчен төрле ситуацияләрне карадылар, «Нәрсә ул толерантлык» темасына әңгәмә кордылар. Ышанычлы мөнәсәбәтләр булдыру өчен төркемдә «Һәр кеше уникаль» уенын уйнадылар.
Нәтиҗә ясаганда, белгеч балалардан бүгенге дәрестә нәрсә белүләре һәм нәрсәгә өйрәнүләре белән кызыксынды, шулай ук аларга бер-берсе белән аралашуда түземле һәм толерант булырга киңәш итте.