«Тәмәкесез тормыш матур»

2021 елның 1 июне, сишәмбе

31 май көнне Бөтендөнья тәмәкесез көн кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Римма Борисова «Түбән Кама оптимисты» аек һәм сәламәт яшәү рәвеше иҗтимагый оешмасы рәисе Сергей Коновалов белән берлектә 4 нче социаль участокта 15 балигъ булмаган бала арасында «Тәмәкесез тормыш матур» дигән профилактик дәрес үткәрде. Максат: Кеше өчен төп кыйммәт буларак балаларның сәламәтлегенә игътибарын юнәлтү, тәмәке тартуга тискәре караш формалаштыру.

Очрашу башында белгеч катнашучыларны Халыкара тәмәкесез көннең үзенчәлеге белән таныштырды: кайчан һәм кем тарафыннан гамәлгә куелганлыгын әйтеп узды. “Әниләр тарта, әтиләр тарта” шигырен укыды. Балалар кеше өчен сәламәтлекнең мөһимлеге турында үз фикерләрен әйттеләр, тәмәке тартуның зур зыяны турында сөйләштеләр, “Юк дип әйтә бел!” рольле уенында катнаштылар.

Соңыннан катнашучылар алган материалны ныгыттылар һәм барлык катнашчы да үз сәламәтлекләренә сакчыл карашта булачаклар һәм үз тормышларында зарарлы гадәтләргә юл куймаячаклар, дип ышандырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International