«Зарарлы гадәтләрдән башка яшәү-шәп!»

2021 елның 1 июне, сишәмбе

31 май көнне "Бөтендөнья тәмәкесез көн" кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Әлфирә Юнысова 15 бала өчен «Зарарлы гадәтләрдән башка яшәү-ул бик шәп» дигән профилактик дәрес үткәрде. Дәреснең максаты: «зарарлы гадәтләр» төшенчәсе һәм аларның кеше саулыгына начар йогынты ясавы белән таныштыру.

Дәрес башында балалар нәрсә ул гадәтләр, алар нинди була, алар ничек формалашалар дип әңгәмә кордылар. Аннан соң дәрестә катнашучылар зарарлы гадәтләр исемлеген төзеделәр: дөрес тукланмау, тәмәке тарту, алкоголизм, наркомания, аз хәрәкәтчән яшәү рәвеше, дисциплинасызлык һәм саксызлык. Дәрестә сәламәтлек өчен зарарлы гадәтләргә – тәмәке тартуга аерым игътибар бирелде. "Пассив" тәмәке тарту төшенчәсе белән таныштылар. Балалар тәмәкенең организмга китергән зыяны турында видеороликтан белде.

Соңыннан балалар сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тырышачаклары һәм киләчәктә зарарлы гадәтләргә урын булмаячагы турында нәтиҗә ясадылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International