Дөньядагы барлык халыкларының да тирә-юньләрен, табигатен, үткәнен һәм хәзерге тормышын яхшы белгән кешеләр бар иде. Тарихи, географик, икътисади характердагы белемнәрен телдән яки төрле документларда алар алдагы буыннарга тапшырганнар, шул рәвешле, халыкларның матди һәм рухи мәдәниятендә дәвамчанлыкны саклап калганнар.
Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Эльза Сәмигуллина Түбән Каманың 11 балигъ булмаган баласы арасында 28 май көнне «Минем шәһәрем урамнары» дип исемләнгән танып-белү дәресе үткәрде. Максат: балаларны туган шәһәр тарихы белән таныштыру; телдән сөйләмне, хәтерне, игътибарны үстерү; туган якка мәхәббәт тәрбияләү.
Балалар дәрестә шәһәрдә урамнарның күп булуы һәм һәркайсының үз исеме, тарихы, урамда күп йортлар булуы һәм һәрберсенең номеры булуы турында сөйләштеләр. Балалар үзләренең сүзлек запасларын шәһәр тематикасы сүзләрен куллану хисабына активлаштырдылар: проспект, урам, аллея, район, матур, тарихи, кабатланмас. Зур кызыксыну белән әдәбиятны өйрәнделәр, слайдлар карап, туган шәһәребезнең милләтләре белән таныштылар. Әңгәмә вакытында балалар, картиналар һәм фоторәсемнәрне карап, үзләренең яраткан урыннары турында сөйләделәр.
Дәрестә катнашучылар үз туган шәһәре турында белемнәрен ныгыттылар, вакытны файдалы итеп үткәрделәр.