Түбән Каманың «Веста " үзәгендә терроризм һәм экстремизмны профилактикалау буенча ата-аналар җыелышы узган

2021 елның 31 мае, дүшәмбе

Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау эше кысаларында 27 май көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә «Яшүсмерләрнең деструктив үз-үзләрен тотышы маркерлары: барлыкка килү сәбәпләре һәм профилактика алымнары» дигән темага ата-аналар җыелышы узды. Максат: деструктив субкультуралар һәм берләшмәләр турында мәгълүмат бирү, яшүсмерләрне һәм яшьләрне деструктив юнәлештәге формаль булмаган төркемнәргә җәлеп итүне профилактикалау, эмоциональ үз-үзләрен җайга салу күнекмәләренә өйрәтү.             

Түбән Каманың «Веста» үзәге психологы Наталья Емельянова ата-аналарга үсмерләрнең кызыксынуы һәм деструктив берләшмәләргә җәлеп ителүе турында хәбәр итүче үз-үзеңне тоту маркерлары турында сөйләде. Шулай ук ул ата-аналарның игътибарын үзләренә һәм тирә-юньдәгеләргә көчләү гамәлләре кылу өчен төшү ачкычы булган социаль изоляциягә китерә торган факторларга юнәлтте. Җыелыш балаларның деструктив үз-үзләрен тотышын профилактикалау чаралары турында видеоматериаллар трансляциясе белән үрелеп барды, шулай ук катнашучыларга «социаль юнәлешле субкультуралар: вакытында танып белергә» дигән мәгълүмати белешмәлекләр таратылды. 

Психолог чыгышы бик күп сораулар уятты. Ата-аналар мәгълүмати киңлектә деструктив контентның күп булуы һәм яшүсмерләрнең тыелган берләшмәләргә җәлеп ителүенең югары дәрәҗәсе турында борчылалар. Үзәк психологы ата-аналарның барлык сорауларына җавап бирде, шулай ук үз балалары белән ачыктан-ачык сөйләшүгә ничек күчү турында киңәшләр бирде.

Чараның икенче өлеше эмоциональ үз-үзен җайга салу алымнарына багышланган иде: аутоген тренировкалар һәм сулыш гимнастикасы катнашучыларга эмоциональ киеренкелекне бетерергә һәм җыелган тискәре эмоцияләрдән арынырга мөмкинлек бирде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International