2021 елның 7 нче май көнне Саба районы Корсабаш авылында урнашкан Һәйкәлгә, Җиңү бәйрәме уңаеннан, чәчәкләр салу акциясе үткәрелде. Бу акциядә Югары Утар балалар интернат йортында тәрбияләнүче балалар да катнашты. Чарага түбәндәге максатлар куелды: Туган илебез турындагы белемнәрен тирәнәйтү; Сугышта катнашкан ветераннарыбызны искә алу, Патриотик хис тәрбияләү; Җиңү бәйрәме иң истәлекле һәм дулкынландыргыч бәйрәмнәрнен берсе санала. Бу бәйрәмне билгеләп үтүдә безнен балалар йортында тәрбияләнүчеләр дә актив катнаша. Корсабаш авылында урнашкан һәйкәлгә чәчәкләр салу шуның ачык мисалы булып тора. Балалар бик теләп һәйкәл янына барып, үз куллары белән чәчәкләр салдылар. Тәрбияче Әскәрова Миләүшә Сәлим кызы җитәкчелегендә, сугышта һәлак булган каһарманнарыбыз истәлегенә хөрмәт йөзеннән үткәрелгән бу чара балалар хәтерендә озак сакланыр. Илебез тыныч, күгебез аяз, тормышыбыз ямьле булсын!