«Йөрәк белән хәтерлибез...»

2021 елның 7 мае, җомга

Бөек Ватан сугышында Җиңү көнен бәйрәм итү кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Ландыш Зарипова 14 нче социаль участокта 10 балигъ булмаган бала өчен «Йөрәк белән хәтерлибез...» дигән төркемле профилактик дәрес үткәрде.

Дәрес башында балалар белән Бөек Ватан сугышы турында әңгәмә үткәрелде. Чөнки Җиңү көне – ул шатлык көне генә түгел, ә кайгы көне дә. Россиядә сугыш кагылмаган гаилә юктыр ул. Кемдер фронтта сугышкан, ә фронтка алынмаганнар, тылда Җиңүне якынайткан кешеләр. Җиңү көнендә дә һәр гаиләдә сугыш кырларында ятып калганнарны искә алалар, бүгенге көндә яшәүчеләрне котлыйлар. Менә ни өчен Җиңү Көне, чыннан да, бөтенхалык бәйрәме. Әңгәмәдән соң Җиңү көненә багышланган “Канзаши” стилендә атласлы ленталар кулланып брошка ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Балалар биремгә бик җаваплы һәм иҗади карадылар, үзләре һәм туганнары өчен бик матур бәйрәм брошкалары ясадылар.

Үз Ватаның тарихын истә тоту бик мөһим - ул балада патриотизм рухы тәрбияли. Балалар хәзерге вакытта дөньяда сугышсыз яшәүнең кадерен белергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International