«Җиңү көне – беләбез, хәтерлибез!"

2021 елның 7 мае, җомга

Бөек Җиңүнең 76 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Анжела Хәйрова 17 нче санлы социаль участокта 9 балигъ булмаган бала өчен «Җиңү көне – беләбез, хәтерлибез!" дип аталган профилактик дәрес үткәрде. Максат: Бөек Ватан сугышына карата күзаллауларны киңәйтү һәм кызыксынуны арттыру, патриотизм хисе, үз илеңнең үткәненә карата хөрмәт тәрбияләү; сугыш турындагы әсәрләрне укуга тарту.

Дәрестә балалар 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышының кыскача тарихын тыңладылар,фронтовикларның җиңүгә ышанычы турында хатлар укыдылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, табышмаклар чиштеләр. Соңыннан сугыш герой-балалары турында видеофильм карадылар, алар да Бөек Җиңүне якынайтырга тырыштылар.

Очрашу ахырында балалар һәм белгеч тагын бер кат безнең Ватаныбызның бу бөек көнен генә түгел, бик күп халык һәлак булган дәһшәтле сугышның авыр еллары турында да онытмаска кирәклеге турында сөйләштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International