"Хәтер шәме"

2021 елның 7 мае, җомга

Ел саен Россия Федерациясендә "Хәтер шәме" акциясе уза, ул фронтка киткән һәм кайтмаган кешеләрне искә алу булып тора. Шәм фашистлар Германиясенә каршы көрәшкән миллионлаган кешенең корбаны турындагы хәтерне символлаштыра. РФ Хөкүмәте Җиңү көнен бәйрәм итәргә генә түгел, ә нацистлар корбаны булган барлык солдатларны һәм тыныч халыкны искә алырга да чакыра.

Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге хезмәткәрләре 7 май көнне "Хәтер шәме" Бөтенроссия акциясендә катнаштылар һәм Бөек Ватан сугышы корбаннарын искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International