Инде берничә ел рәттән Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге хезмәткәрләре «Кызыл канәфер» Бөтенроссия акциясендә актив катнашалар. Акциянең максаты: Бөек Ватан сугышы ветераннарына медицина ярдәме күрсәтүгә акча җыю.
"Кызыл канәфер" - ул һәлак булган геройларны искә алу һәм бүгенге көндә исән булган сугыш хәрәкәтләре ветераннарына рәхмәт белдерү символы. Киеменә значок тагучы һәркем горурланып: «Мин һәлак булган геройларны хәтерлим! Мин хәзер исән булган ветераннарга ярдәм итәм!» дип әйтә ала.