Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге хезмәт буенча инструкторы Суниева Ләйсән «Йөрәктә мәңгелек ут» дигән акция үткәрде.
Мәңгелек ут-Бөек Ватан сугышында һәлак булган каһарманнарны искә алу символы. Акция башында балалар «Мәңгелек ут», Җиңү символы һәм архитектура һәйкәле турында белүләре турында сөйләделәр, кызыксындырган сорауларын бирделәр. Аннары белгеч әлеге символны ясарга тәкъдим итте. Эштә гади һәм төсле карандашлар, төсле вак-төякләр һәм буяулар кулланылды. Һәркемнең үзенчәлекле "Мәңгелек ут"ы барлыкка килде. Катнашучылар үзләренең иҗади сәләтләрен үстерә, хыялларын күрсәтә, үз рәсеме аша һәлак булган геройларны искә ала алдылар.
Катнашучылар үзләре өчен яңа белемнәр алдылар, нәтиҗәләр белән канәгать калдылар һәм акциядә бик теләп катнаштылар. Ата-аналарга үзләренең фотоларын социаль челтәрләрдә #Мәңгелек ут хештегы белән урнаштырырга, шулай ук үз йортларының тәрәзәләрендә рәсемнәр урнаштырырга тәкъдим ителде.