6-нчы апрель көнне “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе шәкертләре һәм остазлары “Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар интернат-йортында” булып, аннан балалар белем ала торган “Курсабаш мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат-мәктәбендә” булдылар. Шәкертләр үзләре белән күңелле тамаша, кызык уеннар һәм бәйгеләр алып килгәннәр. Балалар рәхәтләнеп уйнап, ирекле аралашып бик матур ял иттеләр.