Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты интернатында тәрбияләнүче балалар атнага 3 тапкыр Саба спорт комплексына өстәмә “Өстәл теннисы” түгәрәгенә йөриләр. Максат: балаларны шәхси үсеш үзенчәлекләрен исәпкә алып, өстәл теннисы белән кызыксындыру һәм җәлеп итү. Балалар өчен өстәл теннисы-ул бик аз спорт төрләренең берсе. Бу спорт төре белән шөгыльләнү балалар сәламәтлегенә зур файда китерә, максатчанлык хисе тәрбияли. Балалар уңай хисләр, сәламәт яшәү рәвеше алып кына калмыйча, төрле дәрәҗәдәге ярышларда да катнаша алалар. Балалар өстәл теннисы белән шөгыльләнгәндә төрле алымнар үзләштерәләр: бирү, һөҗүм итү. Бу түгәрәккә балалар бик теләп йөриләр, өстәл теннисы белән шөгыльләнү аларга бик ошый.