«Минем уенчыкларым»

2021 елның 6 апреле, сишәмбе

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль педагогы Эльза Сәмигуллина «Әни + бәби» клубы кысаларында 10 бала һәм аларның ата-аналары арасында «Минем уенчыкларым» дигән темага дәрес үткәрде. Дәреснең максаты-балаларның уенчыклар турында белемнәрен киңәйтү, әни һәм бала арасында конструктив хезмәттәшлек күнекмәләрен формалаштыру.

Дәрес башында педагог һәм ата-аналар сабыйлар тормышында уенчыкларның әһәмияте турында сөйләштеләр. Чөнки уенчык бала өчен уен-көлке, күңел ачу, шатлык предметы буларак кына түгел, ә шул ук вакытта ул сабыйның психик үсешенең мөһим чарасы да. Педагог ассызыклаганча, бала өчен уенчыклар саны түгел, ә аларның күптөрлелеге сабыйның яше һәм аларны куллану ситуациясе нигезендә мөһим. Дәреснең төп вакыты балаларның һәм әниләрнең уртак конструктив эшенә бирелде, чөнки өлкәннәрнең төп бурычы-балаларны уенчыклар белән дөрес эшләргә өйрәтү. Педагог дәрес барышында уеннарның төрле төрләрен ничек үзләштерергә кирәклеге турында сөйләде.

Дәрес ахырында педагог әниләргә бала үсешендә уенчыкларның роле, әлбәттә, бик зур булуын тагын бер кат искә төшерде. Чөнки сабый белән уйнаганда, әни аны күп кенә әйберләргә һәм кыенлыкларны җиңеп чыгарга өйрәтә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International