Югары-Утар акылга зәгыйф булган балалар йорты интернатында “Чернобыльга - еллар аша караш" дигән темага рәсем конкурсы.

2021 елның 5 апреле, дүшәмбе

2021 елның 5 апрель көнне Югары-Утар акылга зәгыйф булган балалар йорты интернатында тәрбияче Сираҗиева Гөлчәчәчк Фәһметдиновна “Чернобыльга - еллар аша караш" дигән темага рәсем конкурсы үткәрде. Конкурсның максаты: атом электростанциясендәге һәлакәт турында искә төшерү, иҗади фикерләү сәләтләрен үстерү, рәсем ясау һәм буяу күнекмәләрен ныгыту. Әйе, без һәркөнне әнә шулай бер- беребезгә саулык, исәнлек теләп көнне башлыйбыз. Кешелек дөньясы өчен иң мөһим, глобаль мәсьәләләрнең берсе- кешеләр сәламәтлеге.Табигать чисталыгы һәм экология ахыр чиктә кеше сәламәтлегенә барып тоташа.”Сәламәт тәндә- сәламәт акыл” дигәннәр борынгылар. Моннан 35 ел элек, 1986 елның 26 апрелендә Чернобыль атом электр станциясенең 4 нче энерго блогында 1 сәгать 23 минут 48 секундта зур шартлау була. Нәтиҗәдә көчле янгын килеп чыккан һәм атмосферага бик күп санда радиоактив матдәләр чыгарылган. Шушы көннән соң, тормыш икегә бүленә. Бу тыныч, матур табигатьле шәһәрнең исеме бөтен дөньяга билгеле.Ул – Припять шәһәре. Кайгы миллионнарның йөрәгенә үтеп керә. Чыннан да, 26 апрель бөтен дөньяда кайгылы дата булып билгеләп үтелә. Шөгыльне тәрбияче балаларга һәлакәт турында сөйләүдән һәм рәсемнәр күрсәтүдән башлады. Балалар игьтибар белән тыңладылар, һәлакәткә булган кызыксынуларын, күзаллауларын рәсемнәргә төшерделәр,буядылар. Рәсемнәр төрле һәм иҗади килеп чыкты, чөнки рәсем ясау- шатлыклы, илһамлы хезмәт. Рәсемнәр әзер булганнан соң, Ваняшин Илья белән Фирстов Артур тәрбияче ярдәме белән, Чернобыль фаҗигасенең 35 еллыгына багышланган танып- белү стена гәҗите чыгардылар. Шөгыль балалар эшчәнлегенең мөмкин булган нәтиҗәсе. Шөгыль кызыклы, мавыктыргыч, күтәренке кәефтә үтте. “Чернобыльга - еллар аша караш" дигән рәсем конкурсы барыбызны да, үз тормышларын куркыныч астына куеп, дөньяны радиоактив һәлакәттән коткаручылар алдында безнең түләнмәгән бурычыбыз турында уйланырга мәҗбүр итте. Чернобыль фаҗигасе турындагы хәтер безнең халык күңелендә мәңгелек истә калачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International