Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге социаль педагогы Олеся Минһаҗетдинова Г. Тукай исемендәге шәһәр паркында Бөтендөнья аутизм турында мәгълүмат тарату көненә багышланган “Кояш бөтен кешегә дә бертигез яктырта!” дип аталган чара ъткщрде. Максат: аутизм проблемасы һәм Аутистик спектрлары бозылган кешеләрне кабул итәргә әзер булырга кирәклеге турында мәгълүмат бирү.
Гадәти кеше аутизм турында әз генә булса да белә, әмма бу авыру турында мәгълүмат тулы түгел һәм ул каршылыклы. Белемнәре җитмәү сәбәпле, мондый балаларны түгәрәкләргә, секцияләргә алмыйлар, җәмәгать урыннарында кырын карыйлар. “Кояш бөтен кешегә дә бертигез яктырта!” акциясе барышында шәһәр халкына листовкалар тапшырылды, аларда аутизм диагнозы булган кешеләр һәм тышкы дөнья белән аралашу барышында очраша торган проблемалар турында тулы мәгълүмат бирелгән иде. Шулай ук педагог мондый кешеләргә җәмгыятьтә җайлашырга ярдәм итү һәм аларга толерант булу өчен бераз күбрәк игътибар һәм сабырлык кирәклегенә басым ясады.