Бөтендөнья аутизм проблемасы турында мәгълүмат тарату көне кысаларында 2021 нче елның 1 нче апрелендә Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге хезмәт буенча инструкторы Ләйсән Суниева социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 10 балигъ булмаган бала өчен «Бер планетада!» дип аталган төркемле дәрес үткәрде. Максаты: аутизм проблемасы турында мәгълүмат бирү, аутизм белән балаларга толерант мөнәсәбәт формалаштыру, иҗади карашны үстерү.
Төркемле дәрес белгечнең “гадәти булмаган” балалар турында сөйләвеннән башланды. Катнашучылар аутизм диагнозының безнең җәмгыять һәм безнең дөнья бәлаләренең берсе булуын белделәр. Мондый балалар елдан-ел арта бара. Катнашучылар “гадәти булмаган” балалар турында үзләренең белемнәре белән уртаклаштылар, күпләре андый балалар белән очрашкан булулары һәм аларны үзләре кебек үк, бары тик аларның үзенчәлекләре бар дип саныйлар. Әңгәмәдән соң белгеч катнашучыларга мондый авыру булган балаларга ярдәм итү йөзеннән зәңгәр куллардан коллаж ясарга тәкъдим итте. Балалар үз кулларын кыягаз битенә төшерделәр, аны кисеп зәңгәр төс белән буядылар һәм зур ватманда ясалган «Планета»га ябыштырдылар. Шулай итеп, дәрестә катнашучылар үзләренең иҗади фантазияләрен күрсәтү, вак моториканы үстерү генә түгел, ә аутизмлы балаларга ярдәм итү һәм «Зәңгәр төс белән кабыз» акциясенә кушылу мөмкинлеге дә алдылар.
Барлык катнашучылар да аутизм проблемасы турында күп кенә файдалы мәгълүмат алдылар һәм уртак нәтиҗә ясадылар: мондый кешеләргә игътибарлы булырга, аларга ярдәм итәргә кирәк.