Түбән Каманың «Веста» үзәге социаль педагогы Эльза Сәмигуллина социаль хезмәт күрсәтүдә исәптә торучы, педиатр рөхсәтенә ия 15 балигъ булмаган бала өчен «Диңгез байлыклары» дигән сәламәтләндерү шифаханәсенә баруны оештырды. Максаты: төрле авыруларны дәвалау һәм профилактикалау, каникул вакытында балаларның файдалы ялын оештыру.
Табиблар билгеләп үткәнчә, балалар күбрәк төрле авырулардан җәфа чигә. Галокамерага бару сәламәтлеккә бәяләп бетергесез файда күрсәтә. Ясалма тозлы мохит ЛОР-авырулар, тире авырулары, неврология патологияләре, йөрәк һәм кан тамырлары авырулары һ.б. лар вакытында организмга уңай йогынты ясый.
Галокамерага беренче килгәндә, аның хезмәткәрләре балаларга организм өчен тозлы бүлмә нәрсәсе белән файдалы икәнлеге турында сөйләделәр һәм сеанс вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырдылар. Социаль педагог һәр сеанста тыныч музыка кшты, балалар белән төрле сулыш алу күнегүләре үткәрде, әкиятләр укыды, төрле темаларга әңгәмәләр үткәрде. Үз сәламәтлегеңне ничек сакларга, ни өчен тәмәке тартырга һәм спиртлы эчемлекләр кулланырга ярамый, ни өчен көн режимы кирәк, нинди ризык файдалы, ә нинди юк икәнлеге турында сөйләде.
Балалар галокамераның тулы 10 сеанс курсын уздылар, сәламәтләнделәр. Ата-аналар педагогка, галокамера хезмәткәрләренә балаларны сәламәтләндерү мөмкинлеге өчен рәхмәт сүзләре белдерделәр. «Веста» Үзәге исеменнән «Диңгез байлыклары» шифаханәсенә Рәхмәт хаты тапшырылды.