Язгы каникуллар вакытында Питрәч муниципаль районының "Шатлык" приютына директор Юртаев А. М. җитәкчелегендә Казан шәһәренең «Начало пути» коммерцияле булмаган автоном оешмасы волонтерлары килеп китте. Килүләренең максаты: приютта тәрбияләнүчеләрне җәлеп итеп, кошлар өчен экологик куркынычсыз җимлек ясау.
Тәрбияләнүчеләр зур теләк белән өлкәннәргә җимлекләр ясауда булыштылар, үз сәләтләре таянып нинди дә булса элементларны үзләре ясарга тырыштылар.
Мондый акцияләр балаларны берләштерә һәм табигатькә сакчыл караш тәрбияли.
Кошлар кайтуга җимлекләр инде аларны каршы ала.