«Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның агрессив үз-үзләрен тотышын коррекцияләү» программасы буенча 15 нче дәрес. Алексеевск муниципаль районы «Забота» приюты.

2021 елның 26 марты, җомга

24.03.20021 елда  психолог Конова Н. Е.  мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән дәрес үткәрде. Дәрестә 10 бала катнашты.

Максат: вербаль булмаган агрессияне бетерү, артык эмоциональ һәм мускул киеренкелеген  киметү, балаларның энергиясен кирәкле юлга юнәлдерү; балалар коллективын туплауга, балаларны башкаларның хисләрен аңларга,  ярдәм күрсәтергә һәм аларны кайгыртырга өйрәтү.

Сәламләү сүзеннән соң балаларга «ике тәкә» уены тәкъдим ителде , анда балалар, бер-берсенә каршы торып, тәкәләрне  сүрәтләделәр, киләсе   «кыргый хайван» күнегүендә балалар сулышын көйләп, бер зур мәрхәмәтле хайванга әйләнделәр. Дәрес фикер алышу белән тәмамланды. Мондый дәрес эмоциональ киеренкелекне төшерә һәм коллективны берләштерергә ярдәм итә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International