2021 елның 18 мартында “Югары Утар акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йортында”, “Кызлар язгы сихәтлелек – 2021” бәйрәм бәйгесе узды.
Максат: Тәрбияләнүчеләрнең иҗади сәләтләрен үстерү, музыкага һәм биюгә мәхәббәт тәрбияләү.
Катнашучылар: 50 тэрбияләнүче.
Бүген 18 нче март көнне безнең интернатта "Кызлар язгы сихәтлелек - 2021"дигән бәйрәм конкурсы булып узды. Конкурста 4 команда катнашты. Башта, һәр команда үзен күрсәтте, исем һәм девизны яңгыратты. Аннан соң командалар "Мода һәм прическа күрсәтү", "Курчакны киендер ", "Әнигә иң оригиналь бүләк", "Музыкаль тамаша" кебек конкурсларда көч сынашты. Беркем дә читтә калмады, тәрбияләнүчеләр конкурсның барлык этапларын да тырышлык белән үттеләр, осталыкларын һәм талантларын күрсәттеләр. Һәр тамаша көчле алкышлар белән озатылды. Барлык конкурсларны да катгый жюри бәяләде, бер генә команда да грамотасыз калмады.
Катнашучылар һәм тамашачылар бик канәгать калдылар, конкурс бик күңелле узды, барысы да күтәренке кәеф һәм дәрт алдылар.