Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернатында “Нәүрүз бәйрәменә бүләкләр җыю»

2021 елның 24 марты, чәршәмбе

2021 нче елның 24 нче март көнне Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернатында тәрбияләнүчеләр балалар йорты хезмәткәрләре белән берлектә күңелле җырлар, гармуннар белән Нәүрүз бәйрәменә бүләкләр җыярга чыктылар.

Нәүрүз- ул язны каршылау, аның килүен бик көтеп алалар һәм аңа җентекләп әзерләнәләр.

Бүләкләр тапшыру һәм алу яхшы кәефнең иң нәтиҗәле чыганакларының берсе булып тора. Бу-туганнар турында кайгырту, хисләрең белән бүлешү, танышларга, дусларга игътибар күрсәтү мөмкинлеге.

Балалар бик теләп бүләкләр һәм кәнфитләр җыйдылар, җырлар җырладылар һәм биеделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International