«Яңарыш» үзәге тернәкләнүчеләрен сәнгать дөньясы белән таныштыралар.

2021 елның 25 марты, пәнҗешәмбе

Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы, Язгы игелек атнасы кысаларында Бөгелмәнең мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә Үзәк балалар китапханәсе китапханәчесе Хәбибуллина Э.М. реабилитантлар өчен «Ярма белән рәсем ясау» дигән традицион булмаган техника буенча мастер-класс үткәрде.

Шулай ук концерт программасы белән Галиева А.А. җитәкчелегендәге Бөгелмәнең 2 нче балалар музыка мәктәбе укучылары чыгыш ясады.

Мондый чаралар мөмкинлекләре чикле балаларга гүзәллек дөньясына якын килергә, коммуникатив күнекмәләрне камилләштерергә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International