Яраткан мультгеройлар

2021 елның 25 марты, пәнҗешәмбе

2021 елның  25 мартында   “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен “Астра” тернәкләндерү үзәгендә яраткан мультгерой көненә багышланган иҗади шөгыль уздырылды.

Дәреснең максаты итеп мультипликациянең тарихын өйрәнү һәм иҗади сәләтне үстерү дип алынды. Мультфильм ерсонажлары балаларга яхшы белән начарны аеру, явызлык белән начарлыкны танып белергә ярдәм итә.

Дәрес башында тәрбиячеләр ничек мультфильмнар барлыкка килүе турында сөйләделәр. Аннары иҗади эшкә керештеләр. Пластилин белән картина ясадылар. Балаларның эшләре бик матур килеп чыкты.

Дәрестә 13 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International